Олы Кайбыч мәктәбендә Белем көненә багышланган бәйрәм булып узды

2018 елның 2 сентябре, якшәмбе

          Кичә 1 сентябрь көнне Кайбыч районында Белем көненә багышланган тантаналы линейкалар булып узды. Олы Кайбыч укучыларын котларга бу көнне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров, әти-әниләр һәм кунаклар килгән иде.

         Бәйрәм уңаеннан район башлыгы чыгыш ясады. Ул барысын да бәйрәм белән котлады, барысына да ныклы сәламәтлек һәм уңышлар теләде. Район башлыгы сүзләренә мәгариф бүлеге начальнигы да кушылды.

         Бәйрәм барышында,  район башлыгы мәктәптә актив катнашучы укытучыларны рәхмәт хаты, сертификат белән бүләкләде.

         Бу елны мәктәп бусагасын 33 беренче сыйныф укучысы атлап чыкты, 11 сыйныфка 39 укучы килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International