Шагыйрә Айгөл Әхмәтгалиева белән очрашу

2019 елның 9 апреле, сишәмбе

            Бүген Кайбыч сәнгать мәктәбендә күренекле шагыйрә, драматург, прозаик, публицист, С. Сөләйманова исемендәге премия лауреаты, ТР Язучылар һәм журналистлар берлеге әгъзасы Айгөл Әхмәтгалиева белән иҗади очрашу узды. Әлеге очрашуны үзәк китапханә хезмәткәрләре балалар китапханәсе белән берлектә оештырдылар.

           Айгөл Әхмәтгалиева җылы, тирән эчтәлекле әсәрләре, шигырьләре белән генә түгел, ә «Ак чәчәкләр», «Синең күзләр», “Җылы эзли җаннар” кебек киносценарийлар авторы буларак та халыкка таныш. Айгөл Әхмәтгалиеваның күп кенә шигырьләре көйгә салынган. 
           Кичәбез музыкаль номерлар һәм язучының шигырьләре белән үрелеп барды. Шулай ук “Баланнарда бал  тәме” исемле әсәреннән өзек тәкъдим ителде.  Язучы китапларын язу тарихына тукталды, һәрбер героеның прототибы барлыгын әйтеп үтте. Китап укучыларның  сорауларына җаваплар бирде.
           Айгөл Әхмәтгалиеваның Хәния Фәрхигә багышланган “Хәния” дип аталган һәм “Ак читек”  китапларын үзәк китапханәдән  сатып алырга мөмкин.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International