Галия Кайбицкая музееның яңа директоры итеп Камалиева Чулпан Галимулла кызы билгеләнде. Элек әлеге вазифаны биләгән Миңгалиева Энҗе Рамил кызы фондның баш сакчысы вазыйфасына Кайбыч ягы музеена күчерелде.
Бүген район Советы һәм Башкарма комитетының актлар залында Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә оешма һәм учреждение җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәшмә узды.
Бүген Кайбыч районында сугышчы-интернационалистлар инициативасы һәм ярдәме белән Әфган сугышы геройларына истәлек такталарын ачу тантанасы булды. Мемориаль такталарны Морза Бәрлебаш авылында Рафил Борһановка һәм Иске Чәчкаб авылында Илшат Хисамовка ачтылар. Алар туган йорт фасадына куелган иде.
12 июль көнне Олы Тәрбит авылында «Питрау» бәйрәменә багышланган мини-футбол ярышлары узды. Аны Чүти авыл җирлеге башлыгы Петр Тараканов оештырды. Турнирда Олы Кайбыч, Хуҗа Хәсән, Кыр Буасы-Байморза, Олы Тәрбит авылларыннан командалар катнашты. Киеренке көрәш нәтиҗәсендә 1 урынны Олы Кайбыч командасы, 2 урынны Олы Тәрбит, 3 урынны Кыр Буасы - Байморза, 4 урынны Хуҗа Хәсән командасы алды. Турнир җиңүчесен һәм призерларны Чүти авыл җирлеге башлыгы Петр Тараканов котлады, аларга кубоклар, медальләр, Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырды.
2019 елның 12 июлендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлекчәсе шәхси составы «Кайбыч ягы музее»нда булды.
12 июльдә контроль инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Емельянова Екатерина Кайбыч муниципаль районы башкарма комитеты белгече Гафиятуллина Гөлчәчәк белән берлектә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча чара үткәрде. Чара барышында алар Кайбыч районы кибетләрендә булдылар, сатучылар һәм сатып алучылар белән әңгәмәләр үткәрделәр, белгечләргә түбәндәге актуаль сораулар бирделәр. Бирелгән барлык сорауларга да ачык җаваплар бирелде.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең рәсми сайтында rosreestr.tatarstan.ru министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 22 671 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Шулай ук бу бүлектә айлар буенча төзелгән рейтинг белән танышырга мөмкин.
Флюорография-авырулар башлангыч стадияләрдә ачыклана торган мәҗбүри медицина тикшеренүләренең берсе.
Район мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин хәбәр иткәнчә, быел балалар өчен җәйге дини укулар 15-28 июль көннәрендә Олы Кайбыч, Борындык, Шүширмә, Колаңгы, Олы Урсак, Мөрәле, Югары Кошман, Түбән Кошман, Кече Кайбыч, Бәрлебашы, Салтыйган, Иске Чәчкаб, Чүти авылларында оештырыла.
2019 елның 10 июлендә республикаара күргәзмә концертлары кысаларында Кайбыч район мәдәният йорты хезмәткәрләре Апас районының Каратун авылында "Күңелле ял итегез" дип исемләнгән концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Кунаклар концерт программасында катнашучыларның барысын да алкышларга күмделәр. Матур һәм истә калырлык номерлар тамашачыларга онытылмас тәэсирләр һәм хис-кичерешләр бүләк итте. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Минһаҗиев Рөстәм Хатыйп улы үзенең рәхмәтен һәм теләкләрен җиткерде.