Кайбыч районында сугышчы-интернационалистларга мемориаль такталар ачылды

2019 елның 13 июле, шимбә

         Бүген Кайбыч районында сугышчы-интернационалистлар инициативасы һәм ярдәме белән Әфган сугышы геройларына истәлек такталарын ачу тантанасы булды. Мемориаль такталарны Морза Бәрлебаш авылында Рафил Борһановка һәм Иске Чәчкаб авылында Илшат Хисамовка ачтылар. Алар туган йорт фасадына куелган иде.
         Сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыны искә алу тантанасына район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров, һәлак булган сугышчыларның туганнары, сугышчы-интернационалистлар, авыл халкы, укытучылар һәм яшьармиячеләр килгән иде.
Фоторепортаж http://kaybici.tatarstan.ru/rus/yubilyari.htm/photoreport/5423967.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International