Уку елы күптән тәмамланды, ә район мәктәпләрендә эш дәвам итә. Мәктәп укучылары сыйныф җитәкчеләре белән берлектә мәктәп яны участокларында тәртип урнаштыралар. Алар чәчәк түтәлләрен яратып, кайгыртучанлык белән карыйлар: сибәләр, йомшарталар, карлыган җыялар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү» программасы буенча авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерүгә грантлар бирү өчен аларны сайлап алу конкурсының 2 этабы турында игълан итә.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көнгә районның авыл хуҗалыгы формированиеләре 3800 тонна печән, 47500 тонна сенаж һәм 114 тонна яфрак азык әзерләгән. Район буенча 1 шартлы терлеккә барлыгы 13,3 центнер азык әзерләнгән.
Агымдагы елның июнендә Татарстан Республикасының «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына Кайбыч муниципаль районы территориясендә урнашкан кибетләрдә, озату документларыннан башка гына сыра эчемлекләрен сату турында 2 мөрәҗәгать керде.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә җитәкче урынбасары Ада Зәйдуллина җитәкчелегендә гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр буенча күчемсез милек базарында профессиональ катнашучылар белән утырыш узды.
Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Олы Кайбыч урта мәктәбендә булды. Аны Башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров, Олы Кайбыч мәктәбе директоры Рамилә Миңнуллина, "Вика СФ" ҖЧҖ директоры Фәнис Хәйруллин, төзелеш фирмасы прорабы Рөстәм Сөнгатуллин, район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге башлыгы Булат Сәлахов озатып йөрде.
2019 елның 9 июлендә Олы Кайбычта физик мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның сайлау хокукларын тәэмин итү буенча эшче төркем утырышы узды.
Россия Президенты Владимир Путин җир кишәрлекләренең гомуми чикләрен – межалау барышында кадастр инженеры тарафыннан үткәрелә торган мәҗбүри процедураны килештерү мәсьәләсен җайга салырга мөмкинлек бирә торган законга кул куйды. Кадастр инженерларына хокукларның бердәм дәүләт реестрындагы чиктәш участокларга ия булучыларның адреслары турында мәгълүматларны ничек бирү җир биләүчеләрнең законлы мәнфәгатьләрен кайгыртырга ярдәм итәчәк, дип сөйләделәр Кадастр палатасы һәм Росреестрның Татарстан Республикасы идарәсе вәкилләре.
ГХАТ бүлеге биргән мәгълүматларга караганда, 2019 елның 1 яртыеллыгында районда 34 бала туган, 18 язылышу турында акт язуы теркәлгән, 16 пар аерылышкан, 118 кеше үлгән.
Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Матбугат хезмәте белән берлектә Авыл тематикасы буенча ел саен үткәрелә торган «Минем җирем Россия-2019» мәгълүмати – проектларының Бөтенроссия конкурсын уздыру турында игълан итә.