12 июль көнне Олы Тәрбит авылында «Питрау» бәйрәменә багышланган мини-футбол ярышлары узды. Аны Чүти авыл җирлеге башлыгы Петр Тараканов оештырды. Турнирда Олы Кайбыч, Хуҗа Хәсән, Кыр Буасы-Байморза, Олы Тәрбит авылларыннан командалар катнашты. Киеренке көрәш нәтиҗәсендә 1 урынны Олы Кайбыч командасы, 2 урынны Олы Тәрбит, 3 урынны Кыр Буасы - Байморза, 4 урынны Хуҗа Хәсән командасы алды. Турнир җиңүчесен һәм призерларны Чүти авыл җирлеге башлыгы Петр Тараканов котлады, аларга кубоклар, медальләр, Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырды.
Турнирда шулай ук район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, Хуҗа Хәсән авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева, ветераннар советы рәисе Василий Уткин катнашты. Алар, үз чиратында, барысын да бәйрәм белән котладылар.