ЯҢАЛЫКЛАР


27
август, 2019 ел
сишәмбе

Бу көнне зур программа планлаштырыла, анда ат чабышлары, оешма командалары арасында спорт-комплекслы ярышлар, мини-футбол, җирле үзешчәннәр концерты кертелгән. Бәйрәмнең бизәге-татар эстрадасы йолдызлары Зинира һәм Ризат Рамазановлар булачак. Бәйрәм матур салют һәм дискотека белән тәмамланачак. Бәйрәмдә шулай ук сәүдә рәтләре, балалар өчен аттракционнар да эшләячәк.  Үткәрү урыны - "Сабантуй" паркы. Башлана 15.30 сәгатьтә. Барыгызны да көтеп калабыз!
 

Ел саен үткәрелә торган федераль масштабтагы социаль-әһәмиятле акция – "Яшел Яз – 2019" Бөтенроссия экологик өмәсе кысаларында Кайбыч районында макулатура җыю үткәрелде. Акция нәтиҗәләре буенча районның Башкарма комитеты, шулай ук Хуҗа Хәсән урта гомуми белем бирү мәктәбе әйләнә-тирә мохитне һәм Россия урманнарын саклау эшенә зур өлеш керткән өчен ТР Экология һәм табигый байлыклар министрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Без алар белән горурланабыз!
 

26 август көнне Кайбыч балалар сәнгать мәктәбендә педагоглар чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашты. Туган мәктәбенә кунакка төрле елларда укып үскән балалар килде. 2011 елны тәмамлаучылар-Зөлфия Сабирова, Идрис Минһаҗев, Рәмис Закиров, 2016 ел - Илсөя Хисамова, Лилия Шамилова, 2019 ел - Регина Гобаева, Ләйлә Зиннәтуллина, Зөһрә Хәмидуллина, бу очрашуга килә алган чыгарылышларның бик аз өлеше генә иде.
 

Федоровское урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Эльза Шебалова (җитәкчесе Ольга Сахарнова) "Бергә эшлик!" Бөтенроссия экологик акциясендә катнашты һәм "Сәламәт туклану - актив озын гомерлелек" юнәлешендә җиңүче булды. Ул "Артек"ка юллама белән бүләкләнде. Без аны котлыйбыз!
 


26
август, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген Совет һәм Башкарма комитетның актлар залында терроризмга каршы комиссия әгъзалары һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында террорга каршы комиссия утырышы узды. Утырыш эшендә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Фәния Петухова, район прокуроры вазыйфаларын башкаручы Елена Суглова катнашты.
 

Бүген район мәдәният йортында ТР Дәүләт Советына сайлауларга багышланган укулар булып узды. Укуны районның иҗтимагый советы оештырды. Бу оешма сәяси партияләр яки аерым кандидатлар белән бәйле түгел, шуңа күрә нейтраль иҗтимагый берләшмә булып кала.
 

Бүген "Кайбыч балалар сәнгать мәктәбе" муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениесендә киңәшмә узды, анда мәктәп коллективына яңа җитәкче тәкъдим ителде. Ул - Шахетдинов Эмиль Сергеевич.
 

Шушы көннәрдә Кайбыч ветеринария берләшмәсе начальнигы Илсур Зыядиев, Хуҗа Хәсән авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева, Башкарма комитетның административ комиссиясе әйдәп баручы белгече-җаваплы секретаре Гөлнара Нурмөхәммәтова, Мөрәле авыл җирлеге башлыгы Ринат Зиннәтуллин үзләренең туган көннәрен билгеләп үттеләр. Юбилярларны бүген эшлекле киңәшмәдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлады, аларга нык сәламәтлек, эшләрендә һәм тормышларында уңышлар теләде.
 

Бүген Кайбыч муниципаль район Советы һәм Башкарма комитетының актлар залында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә район оешма-учреждениеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәшмә узды.
 


24
август, 2019 ел
шимбә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тормыш иптәше белән республиканың иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә тантаналы кабул итү мәҗлесе уздырды. Очрашуга барлыгы 50 гаилә чакырылган иде, алар «Татарстанның Гаилә альбомы» геройлары булдылар. Очрашу Казан Кремлендә узды.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International