Ел саен үткәрелә торган федераль масштабтагы социаль-әһәмиятле акция – "Яшел Яз – 2019" Бөтенроссия экологик өмәсе кысаларында Кайбыч районында макулатура җыю үткәрелде. Акция нәтиҗәләре буенча районның Башкарма комитеты, шулай ук Хуҗа Хәсән урта гомуми белем бирү мәктәбе әйләнә-тирә мохитне һәм Россия урманнарын саклау эшенә зур өлеш керткән өчен ТР Экология һәм табигый байлыклар министрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Без алар белән горурланабыз!

