Бүген "Кайбыч балалар сәнгать мәктәбе" муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениесендә киңәшмә узды, анда мәктәп коллективына яңа җитәкче тәкъдим ителде. Ул - Шахетдинов Эмиль Сергеевич. Яңа җитәкчене башкарма комитеты җитәкчесенең социаль сораулары буенча урынбасары Алия Әсхәтовна тәкъдим итте һәм аңа яңа эшендә уңышлар теләде.
Эмиль Сергеевич Төрекмәнстан Республикасында Красноводск шәһәрендә туган. Белеме: Мәскәү дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаган, квалификациясе-халык җыр коллективының сәнгать җитәкчесе, хормейстеры. Мәдәнияттә гомуми эш стажы 17 ел, педагогик стажы 15 ел. 2017 елдан Оренбург өлкәсендә балалар сәнгать мәктәбе директоры булып эшли.
Моңа кадәр бу вазифаны биләгән Миңнуллина Алсу Фират кызы декрет ялга китте.