ЯҢАЛЫКЛАР


13
сентябрь, 2019 ел
җомга

          12 сентябрьдә район контроль-хисап палатасы рәисе Александр Кучумов һәм Федоровскоке урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Михаил Серяков составындагы район делегациясе Чистай шәһәрендә император православие палестина җәмгыятенең еллык конференциясендә катнашты. Конференциядә Кайбыч районы император православие палестина җәмгыяте вәкиллеге әгъзаларына чын әгъзаларның билетлары, шулай ук бронза билгеләре тапшырылды.

Бүген Олы Урсак фельдшер-акушерлык пункты мөдире, фельдшер Әхмәтҗанова Асия Газизулла кызы үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Район үзәк хастаханәсе коллективы исеменнән аны баш табиб Гөлнара Сафиуллина котлады, аңа нык сәламәтлек, бәхет, эшләрендә уңышлар һәм иң яхшы теләкләр теләде.
 

12 сентябрь көнне "Сабантуй" мәйданында "Кичке уен" бәйрәме узды. Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, «НАЗ» Хәйрия фонды директоры Нурания Сәйфетдинова, Марий Эл республикасының Йошкар-Ола шәһәреннән килгән кунаклар, Казан шәһәреннән к. Тинчурин драма театры артистлары,  районыбызның фольклор ансамбльләре, район халкы катнашты.
 


12
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда дәүләт кадастр исәбенә куюның уртача вакыты соңгы өч елда уннан алты көнгә кадәр кимегән. Бу электрон сервисларны гамәлгә кертү һәм ведомствоара хезмәттәшлекнең төрле формаларын үстерү аркасында мөмкин булды.
 

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы Олы Кайбыч авылында 2019 елның 19 сентябрендә 13 сәгатьтә Татар районара табигать саклау прокуроры, юстиция өлкән киңәшчесе И. И. Гыйльметдинов, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Ф. Ф. Шакиров гражданнарны кабул итәчәк.
 

Уен дустанә һәм иҗади атмосферада узды. 5-7 сыйныф укучылары зур кызыксыну һәм азарт белән биремнәр үтәделәр. Уен барышында укучылар һөнәрләр турында яңа белемнәр алдылар, коммуникатив күнекмәләр, командада нәтиҗәле эшли, уртак максатка ирешү өчен компромисслар табарга өйрәнделәр.
 

Шушы көннәрдә Шуширмә башлангыч мәктәбенең 1 һәм 2 сыйныф укучылары мәктәп укытучысы Гөлназ Җәмилова җитәкчелегендә "Туган як-Агро" хуҗалыгының Шүширмә машина-трактор паркында булдылар. Экскурсия парк территориясендә урнашкан техниканы һәм җиһазларны күрсәтү белән башланды. Шулай ук балалар ашлыкның кайда саклануын һәм башка бик күп әйберләрне күрделәр.  Экскурсия эшче һөнәрләр елы кысаларында узды. Балаларга экскурсия бик ошады.
 

Салым инспекциясе 1 июньнән физик затларга милек салымнары һәм НДФЛ өчен җибәрелә торган салым белдерүләренең формасы үзгәрүен хәбәр итә.


11
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2019 елның 8 аенда терлекчелек тармагына йомгак ясадылар. Киңәшмәне министр урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Нәҗип Хаҗипов үткәрде.
 

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә районда көзге культуралар чәчү һәм туфракны төп эшкәртү дәвам итә. Көзге бодай 8700 га мәйданда чәчелгән, көзге арыш-600 га, гомумән, көзге культуралар чәчү 84 процентка төгәлләнгән. Туфракны төп эшкәртүгә килгәндә, 11 сентябрьгә район буенча ул 9200 гектар мәйданда төгәлләнгән, бу 30 процент тәшкил итә.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International