ЯҢАЛЫКЛАР


11
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

10 сентябрьдән 14 сентябрьгә кадәр Актаныш авылында XI җәйге авыл спорт уеннарының «Авыл яшьләре» финал ярышлары узачак.
 

10 сентябрь көнне Иске Тәрбит урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары укытучылары Лариса Камышова җитәкчелегендә көзге урманга экскурсия ясадылар. Экскурсия вакытында балалар урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен, урманда үсүче дару үсемлекләренең, куакларның һәм агачларның исемнәрен искә төшерделәр. Һава торышы кояшлы кәеф белән куандырды, аларның барысына да соңгы җылы көннәр белән хозурланырга мөмкинлек бирде.
 

Бүген Иске Чәчкаб авылында гомер итүче, район Советы һәм Башкарма комитеты вахтеры Абзалова Фәридә Фәрит кызы үзенең юбилеен билгеләп үтә. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин аны шушы истәлекле көне белән котлады, аңа нык сәламәтлек, иминлек теләде, Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.
 

Балалар яхшылык турында сөйләшүдә катнаштылар, аларның өйләрендә, мәктәптә нинди игелекле гамәлләр кылулары турында мисаллар китерделәр. Балалар бер-берсенә карата дустанә мөнәсәбәт күрсәтергә өйрәнделәр.
 

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе Youtube каналында дәүләт граждан хезмәте, шул исәптән Татарстан Росреестрында да узулары турында видеоролик урнаштырды.
 

Агымдагы елның 8 аенда Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрыннан (ЕГРН) мәгълүмат бирү турында 1,1 млн.нан артык сорауны эшкәртте.
 


10
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

Кичке уен ул - гореф-гадәтләребезне яңарту, аларны башкаларга да җиткерү.
Җыр-моң, бию, уен-көлке белән үрелеп узучы "Кичке уен"нарыбыз районыбызда инде чын бәйрәмгә әйләнде.

Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин гражданнарны кабул итте. Район башлыгына мөрәҗәгатьләр, нигездә, җир характерына, эшкә урнашу һәм матди ярдәмгә кагылышлы иде. Кабул итүгә 5 кеше язылды. Аларның барысына да аңлату җаваплар бирелде.
 

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә районда көзге бодай чәчү бара. Көзге бодай чәчү 80 процентка төгәлләнгән.

Районда шулай ук горчица урагы бара, ул 651 гектар мәйданда башкарылган, бу планның 55 процентын тәшкил итә.

Югары профессионализмы, нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 60 яшь тулу уңаеннан бүген эшлекле киңәшмәдә «Татарстан-Яңа Гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең Кайбыч территориаль бүлеге рәисе Акрымов Александр Михайлович Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International