Шушы көннәрдә Шуширмә башлангыч мәктәбенең 1 һәм 2 сыйныф укучылары мәктәп укытучысы Гөлназ Җәмилова җитәкчелегендә "Туган як-Агро" хуҗалыгының Шүширмә машина-трактор паркында булдылар. Экскурсия парк территориясендә урнашкан техниканы һәм җиһазларны күрсәтү белән башланды. Шулай ук балалар ашлыкның кайда саклануын һәм башка бик күп әйберләрне күрделәр. Экскурсия эшче һөнәрләр елы кысаларында узды. Балаларга экскурсия бик ошады.