Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә районда көзге культуралар чәчү һәм туфракны төп эшкәртү дәвам итә. Көзге бодай 8700 га мәйданда чәчелгән, көзге арыш-600 га, гомумән, көзге культуралар чәчү 84 процентка төгәлләнгән. Туфракны төп эшкәртүгә килгәндә, 11 сентябрьгә район буенча ул 9200 гектар мәйданда төгәлләнгән, бу 30 процент тәшкил итә.