Иске Тәрбит мәктәбенең химия һәм биология укытучысы республика конкурсы лауреаты

2019 елның 2 октябре, чәршәмбе

          1 октябрь көнне Яшел Үзән шәһәрендә ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең "Татарстан Республикасының иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе-2019" республика конкурсының зона туры булып узды. Кайбыч районын Иске Тәрбит урта мәктәбенең химия һәм биология укытучысы Яковлев Виктор Иванович тәкъдим итте. Ул әлеге конкурсның лауреаты булды һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, РКДН рәисе Л.Р. Фазлыеваның дипломы һәм Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы башлыгы сертификаты белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International