Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы туфракны известьлау чаралары өчен төбәкләргә 1 млрд. сум акча бүлеп бирә

2019 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров   Россия  Федерациясе  авыл  хуҗалыгы  министрының  беренче  урынбасары    Джамбулат Хатуов җитәкчелегендә  узган     видеоконференция режимындагы  киңәшмәдә  катнашты,  ул  Россия  Федерациясе субъектларында  туфракны  известьлауны  башкару  мәсьәләләренә  багышланган  иде.   

Джамбулат Хатуов билгеләп  үткәнчә,  туфракның  әчесен  бетерүгә  2019 елда  аграрчылар  тарафыннан  тотылган  чыгымнарны  каплау  өчен   федераль бюджеттан  2020  елда     1 млрд сум  акча  бүленәчәк.    Аның  сүзләренә  караганда,  бу  уңдырышлылыкны  арттырырга һәм  бөртеклеләрне җыю буенча   план  күрсәткечләрен  үтәргә   ярдәм  итәчәк.      Алдан  башкарылган  бәяләүләр  буенча,  дәүләт  ярдәме  чаралары  нәтиҗәсендә  3,4 млн. гектар  мәйданда  әче  туфракны  известьлау буенча  планлаштырылган  чараларны  гамәлгә ашырганда алынган  өстәмә  ашлык   хакының  суммасы    2030  елга  кадәр      66 млрд сум  булачак.  

Төбәкләр  известьлау    өчен  каралган  мәйданнарның  күләмнәрен  әйттеләр.   Киңәшмәдә  шулай  ук  Россия  Федерациясендә  куллану  рөхсәт  ителгән   Пестицидларның  һәм   агрохимикатларның  дәүләт  каталогында мелиорантларны  теркәүнең  барышы  турында  фикер алыштылар.    Моннан  тыш,  очрашу  кысаларында  аграрчыларны  туфракның  сыйфатын  яхшырту  өчен  кирәкле  махсус  техника  белән  тәэмин  итү  мәсьәләсе  каралды.    

Бу юнәлештә  алдынгыларның  берсе  буларак,    Джамбулат Хатуов  туфракны известьлау  буенча  Татарстан тәҗрибәсен билгеләп  үтте.  

Искәртеп узабыз,   Татарстанда   3,3 млн. га чәчүлек  җире  бар,  шуннан   42%ының  әчечлеге  төрле  дәрәҗәдә.   Известьлау   программасы  буенча  республика бюджетыннан  быел   2019 елда   250 млн. сум  акча  бүлеп  бирелде.    20%тан  30%как кадәр  чыгымнарны  хуҗалык  түли.   Шул    принцип буенча  ел  саен  70  мең  гектардан  артык  мәйданда  туфрак  известьлана.   Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  федераль финанслашу  катнашында  Программаны дәвам  итәргә  әзер.  

Татарстанда  23 известь  карьеры  эшли, аларның известь ашламасын җитештерү  мөмкинлеге   1,5 млн тонна тәшкил  итә, алар кабат  дәүләт  теркәзве  узды һәм республика Россиянең башка  субъектларына  да    известь    материалын  җибәрергә  әзер.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International