Без аларны һәрчак истә тотачакбыз.
Минем бабам Нигъмәтуллин Хәмзә Тимергали улы 1942 елда 18 яшендә Бөек Ватан сугышына китте. Ул дүртенче полкының 312 нче дивизиясендә пулеметчик булып хезмәт итә. Бабам Калуга өлкәсендә, Курск дугасында дошман танкларына каршы, Харьков, Орел, Белгород шәһәрләрен фашист илбасарларыннан азат итүдә көрәшә. 1945 елның августында туган ягына кайта.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Татарстанда социаль икмәк пешерә торган предприятиеләрне субсидияләү лимиты арттырылган. Шундыйларга 1 сортлы ак ипи, «Сельский» һәм «Дарницкий» яисә билгеләнгән рецептура буенча пешерелә торган башка исемдәге ипиләр керә.
Кечкенә шәһәрләрләрдә һәм поселокларда яшәүчеләрнең ташламалы авыл ипотекасы ярдәмендә торак шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирде. 193 татарстанлы быел үз торак шартларын яхшырттылар да инде.
Шуларның берсе – инженер Павел Демагин. Ул 30 меңгә кадәр халкы булган кечкенә шәһәрләр исемлегенә кергән Тәтеш шәһәрендә яши. Андый шәһәрләр һәм поселоклар халкы өчен «Авыл территорияләрендә торак төзүгә (сатып алуга) Россия Федерациясе гражданнары өчен ташламалы процент ставкасы белән ипотека кредиты» федераль программасы буенча 3%ка кадәр еллык ставка белән кредит алу мөмкинлеге барлыкка килде.
Аграрийлар өчен майда ягулык бәясе төште һәм аның тоннасы 39 950 сум булачак. Апрель аенда ташламалы бәя 41 200 сум иде.
Ягулык белән тәэмин итүгә килешү «Татнефть» ГАҖ (ПАО) белән төзелде. Аграрчылар өчен бер тонна ягулык бәясе майда 39 950 сум булачак, бу күпләп сатып алу бәясеннән 13%ка арзанрак (бер тоннага 46 000 сум). Бу бәя узган елга караганда да түбәнрәк. 2019 елда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ягулык яз башында тоннасы 42 800 сумнан кайтарылган иде, икенче яртыеллыкта – тоннасы 44 625 сумнан.
Аерым атмосферага үтеп кергән бу көнне төрле буын кешеләре бер үк шатлыклы каршы ала. Ул тормышның яңаруын һәм һәр кешенең, һәр гаиләнең, бөтен дәүләтнең иминлеген тәэмин итә торган иҗади хезмәткә хөрмәтен гәүдәләндерә.
Агымдагы елда Май бәйрәмнәре чоры яңа коронавирус йогышы (CVID-19) таралуга бәйле рәвештә чикләүләр режимына туры килә.
Яңа коронавирус йогышы белән авыруны профилактикалау максатларында бик мөһим:
Шәһәр һәм район халкы тарафыннан үз-үзеңне изоляцияләү режимын катгый үтәүне дәвам итәргә.
Хөрмәтле Кайбыч районы янгын сүндерү хезмәттәшләре һәм ветераннары!
Һөнәри бәйрәмебез белән иң җылы котлауларны кабул итегез !Безнең һөнәребез намуслы һәм куркыныч. Көндез һәм төнлә, теләсә нинди һава торышында, без беренче сигнал буенча иң алдан әйтеп булмый торган һәм аяусыз «дошман» - ут белән бәрелешкә керергә әзер хәрби вахта алып барабыз.
2012 елның 29 июнендәге 97-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, 2021 елның 1 гыйнварыннан алмашлы керемгә (ЕНВД) бердәм салым рәвешендә салым салу системасы кулланылмый.
Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев социаль әһәмиятле авыл хуҗалыгы продукциясенә һәм азык-төлеккә бәйле вәзгыять мониторингы буенча Оператив штабының чираттагы утырышын үткәрде. Чарада район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары А. А. Биккулова катнашты
Хөрмәтле янгын саклау хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Янгын сүндерүченең батырлыгы - матур сүзл генә түгел, ә кешеләрнең гомерен, аларның сәламәтлеген, табигый байлыкларын һәм мөлкәтен саклап калу хакына озак еллар уңышлы башкаруның нигезе дә.
Кайбыч муниципаль районында яшәүчеләр, югары квалификацияле белгечләрнең, көн һәм төннең теләсә кайсы вакытында ярдәмгә килергә әзер булган чын профессионалларның ышанычлы яклавына ышана алалар.
Сезгә һәм Сезнең коллективка, барлык вуз хезмәткәрләренә һәм студентларына билгеләнгән максатларга ирешүегезне телим. Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!
Ихтирам белән, Кайбыч муниципаль районы башлыгы А.И. Рәхматуллин.