Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе үз-үзеңне изоляцияләү режимы тәмамланганчы күчемсез милекне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрүне дәвам итәчәк.
Кайнар линиягә шалтыратып, гражданнар яңа коронавирус йогышы таралуга бәйле чаралар гамәлдә булган чорда күчемсез милекне ничек рәсмиләштерергә, күчемсез милекне дәүләт теркәве туктатылган очракта нишләргә икәнен белә алачаклар.
1. Чәчү эшләрен 10 майга кадәр төгәлләргә.
2. Муниципаль берәмлек һәм бизнес вәкилләре көче белән Җиңү көненә азык-төлек җыелмалары тапшырырга.
3. Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына, Бөек Ватан сугышында катнашучының йорт ишегалдын җыештырырга һәм төзекләндерергә.
4. 9 майга кадәр Кайбыч районының 75 еллык Бөек Ватан сугышы һәйкәлләре һәм территорияләрен төзекләндерү буенча ремонт эшләрен төгәлләргә.
5. Ветераннарны котлау һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан куелган һәйкәлләргә веноклар салу эшен оештырырга.
Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Кайбыч районында һәйкәлләр һәм обелискларны төзекләндерү эшләре алып барыла.
Хәзерге вакытта Кайбыч районының барлык хуҗалыкларында чәчү эшләре тулы куәтенә бара. Район башлыгы А. И. Рәхматуллин бүген чәчү эшләренең барышын тикшерде. 5 май торышына, төбәктә чәчүлек мәйданнарының 30% тан артыграгы чәчелгән. Һава шартлары уңай булганда, 10 майга эшләрне 100% ка тәмамлау планлаштырыла.
29 кеше хастаханәгә салынган, 62 кеше өйдә дәвалана (аларның җиңел яки симптомсыз формасы).
2 очрак читтән кертелгән, 89-авырулар белән контакт.
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы алдыннан "СЛ-Молоко" компаниясе «Ярдәм янәшә»! акциясендә катнашты. Алар Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм ветераннарның тол хатыннарына үз продукцияләре белән азык-төлек пакетлары әзерләнгән иде. Волонтерлар көче белән барлыгы 49 азык-төлек пакеты тапшырылды.
Казан янында саклау чиген төзү Бөек Ватан сугышы елларында тыл тормышы тарихларының иң якты, һәм күрсәтмәле сәхифәләренең берсе, якташларыбызның батырларча хезмәте үрнәге булып тора. Нәкъ менә гади кешеләрнең хезмәте илгә авыр сугыш шартларында исән калырга һәм Җиңүне якынайтырга ярдәм итте.
Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Кайбыч районы башлыгы А.И. Рәхматуллин безнең ватандашларыбыз хөрмәтенә төзелә торган һәйкәл янында булды.
“Казан каймасы” төзүдә катнашкан ватандашларыбыз хөрмәтенә һәйкәл төзелешен 9 майга тәмамлау планлаштырыла.
Кайбыч районында Җиңүнең 75 еллыгын 8 ветеран каршы ала. Аларның һәрберсе игътибар һәм кайгыртучанлык белән сугарылган. Партия әгъзалары-волонтерлар "Җиңү Палисаднигы" акциясенә кушылды.
Бүген Бәрлебаштан Хәмидуллин Аманулла, кече Мәмәдән Ершов Александр һәм Иске Чәчкаптан Зиннәт Заһидуллинның палисадникаларында чистарту һәм төзекләндерү эшләре бара.
Татарстанда 4 балалы гаиләләргә бушлай азык-төлек җыелмалары китерелә башлады. Аларны «Ярдәм янәшә» республика хәрәкәте волонтерлары алып килә. Беренче җыелмалар «Магнит» һәм Coca Cola компанияләре тарафыннан формалаштырылды.
Бүген Кайбыч районына «Ярдәм янәшә» республика хәрәкәте кысаларында 240 ашамлыклар җыелмасы китерелде.
Илдәге катлаулы хәлгә бәйле рәвештә, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кайбыч муниципаль районындагы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече социаль хезмәт алучылар белән үз-үзеңне изоляцияләү режимын һәм сәламәтлек кыйммәтләрен саклау кирәклеге турында дистанцион консультацияләр үткәрә.