ЯҢАЛЫКЛАР


2
июнь, 2014 ел
дүшәмбе
Галия Кайбицкая 87 яше тулырга берничә көн кала 1993 елның 16 маенда безнең арабыздан китеп бара. Быел безнең мәшhүр җырчыбызның тууына -  108 ел булыр иде. Якташыбызның үткән гомер юлы моңлы бер җыр кебек. Юкка гына Сибгат Хәким: “Галия ханым! Тукайны, Сезне киң дөньяга чыгарган нигезегезгә зур рәхмәт! Сез бәхетле кеше икәнсез: сезне Тукай сәнгатькә озатып калган, Сәйдәш, Тинчурин каршы алган, сез гел талантлар арасында. Сезнең гомер -  җыр! Сезнең гомергә карап, чыңлап узды, дип әйтергә мөмкин:матурлык, нәфислек, заман белән бергә күтәрелгән тавыш, милли театр тудыру дәрте, илhам ашкынуы – барысыда сезнең тавыш булып чыңлады кебек.
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында барысы да булды: беренче югалтулар, чигенүләр, әсирлеккә эләгү, максатлы хәрби операцияләр, кайгы-хәсрәт, җиңелү ачысы, беренче җиңү шатлыклары, сугышчыларның каһарманлыгы – болар барысы да халык хәтерендә.

30
май, 2014 ел
җомга

Кушкүл авылына барганыгыз булмаса, озакка сузмыйча барып күрегез әле. Анда танышларыгыз юк икән, болай гына, гүзәл табигатен, авылның матурлыгын, төзеклеген, чисталыгын күреп кайту өчен генә булса да барыгыз.


 
Кайбыч укучылары 26 июнь – Халыкара наркотик матдәләр куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне уңаеннан билгеләп үтелүче “Наркотикларсыз тормыш” акциясенә кушылды.

29
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Мөрәле авылы мәдәният йортында узган “Пар канатлар” кичәсенә тормыш сукмагыннан 50 ел бергә атлаучы гаилә парларын чакырганнар иде.

28
май, 2014 ел
чәршәмбе
Безнең барыбызның да матур-төзек авылда яшисебез, чиста урман, болын-кырларда ял итәсебез, саф сулы елгада су коенасыбыз килә.
Бүгенге язмабыз үзләренең тырыш, намуслы хезмәтләре белән илебез табынын баетуда лаеклы өлеш кертүче терлекчеләр турында. Таң әтәчләреннән дә иртәрәк торып, таныш сукмаклар буенча фермага, сыерлары янына ашыга алар.
Татарстан Диния нәзарәтенең пропаганда бүлеге белгечләре һәм “Зәкат” хәйрия фонды тарафыннан үткәрелгән әлеге бәйгедә Татарстанның 45 мөхтәсибәтеннән 700гә якын бала катнашты. Алар арасында Олы Кайбыч, Кошман, Кече Кайбыч, Чүти, Ябалак авылларыннан да укучылар бар иде. Илүсәнең җиңүенә барысы да шатланды.

27
май, 2014 ел
сишәмбе
Яшеллекә күмелгән иркен бакчалы, зур территорияле, ике катлы Мөрәле төп мәктәбенә “Соңгы кыңгырау” бәйрәменә килгәч, укучылар саны аз булуына игътибар иттем. Мәктәп директоры Лилия Минһаҗева әйтеп узганча, әллә ничә урамлы Мө­рәленең  34 кенә укучысы бар икән. Әле аларның да алтысы, бы­ел бу мәктәпнең тугызынчы классын тәмамлап, урта гомумбелем алырга Федоровское урта мәктәбенә китәчәк. Беренче класска ике генә бала килүе көтелә.

26
май, 2014 ел
дүшәмбе
Мөрәле төп мәктәбендә соңгы кыңгырау бәйрәме район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашында узды. Әлеге мәктәптә алты укучы тугызынчы классны тәмамлый, ике укучы беренче класска керергә җыена.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International