ЯҢАЛЫКЛАР


12
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Ремонттан соң яңа гына ишекләрен ачкан район мәдәният йортында беренче булып чыгыш ясау бәхете районыбызның авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючыларга насыйп булды. Мәдәният йорты танымаслык булып үзгәргән – тамаша залы зурайган, яктырган. Килеп керүгә үзеңне зур шәһәрләрдәге мәдәният сарайларындагы кебек хис итәсең: җылы төстәге пәрдәләр, йомшак урындыклар, матур идән – бар да шулкадәр килешле
Бөек Ватан сугышы елларында “Барысы да фронт өчен!” дигән лозунг астында көнне төнгә ялгап эшләгән тыл хезмәтчәннәренең хезмәт батырлыгын искә алып, Россия Президенты Владимир Путин 90, 95 яшьлек юбилейлары белән котлап открытка җибәрә. Кече Кайбыч авылында яшәүче Фәйрүзә апа Курмаевага килде ул тирән рәхмәт сүзләре белән сугарылган котлау хаты
Кече Кайбыч мәчетендә бүләк тапшыру тантанасы булып узды: шушы мәчеткә даими йөрүче җиде бабайга җылы йомшак юрганнар бүләк иттеләр
Ямьле язның тәүге көннәрендә Казандагы “Пирамида” комплексында “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика бәйгесенең йомгаклау тантанасы узды. Ә аннан кайткач, Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, бәйгедә катнашучыларның барысы да чыгышларын Олы Кайбычтагы мәдәният йортында күрсәтте. Бәйгедә катнашучыларны район башлыгы исеменнән урынбасары Рәмис Хәялиев котлады, бүләкләр тапшырды

10
март, 2015 ел
сишәмбе
Мул уңыш үстерүдә “Кайбычагрохимсервис” җәмгыятенең дә лаеклы өлеше бар. Чөнки игеннәрне чүп үләннәреннән, төрле корткычлардан саклау, ачы туфраклы басуларны известьлау – җәмгыять хезмәткәрләре башкарган эшләрнең кайберләре генә. Агрохимиклар игенчелек тармагын үстерү, район авылларын төзекләндерү, су кертү, юллар салу буенча зур эш башкаралар. Еллык эшчәнлекләренә багышланган җыелышта район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да шуңа басым ясады
Балалар һәм яшьләрнең  яраткан фестиваленә әйләнгән  “Йолдызлык”ның райондагы сайлап алу турының беренчесе Мәлки авылындагы күпфункцияле үзәктә үтте
Районыбыз җәмгыятьләрендә хезмәт сөючән халкыбыз җиң сызганып эшли дә, күңелле итеп ял да итә белә. Узган атнаның җомгасында “Ак Барс Кайбыч” җәмгыятенең беренче филиалы (“Заволжье”) хезмәтчәннәренең Олы Кайбычтагы ”Олимп” спорт комплексында үткәрелгән алдынгылар слеты шуны раслады

5
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
5 нче март көнне Хуҗа Хәсән урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе утырышы булып узды. 

2
март, 2015 ел
дүшәмбе
Олы Кайбычта бассейнлы спорт комплексы ачылуына без бик шатланабыз. Әле кайчан гына гап-гади булган Олы Кайбычның, район үзәгенә әйләнеп, чәчәк атуына бөтен кеше дә минем кебек сөенәдер. Казанда яшәүче дусларыбыз да кайтырга җыена комплексны карарга. “Кайбыч таңнары” газетасы сайтына кереп, аны ачу тантанасыннан куелган фотоларны карап, “ах” иткәннәр иде, инде үз күзләре белән күрәселәре, бассейнда су коенасылары килә. Әмма арадан берсе ир-егетләр белән бергә су коенудан тартына. Нишләргә икән? Аннан соң бассейнның эш сәгатьләрен дә беләсебез килә. Ләйсән.

27
февраль, 2015 ел
җомга
Районыбызда православие динен тотучылар ике көн рәттән иң якты, иң көтеп алган бәйрәмнәрнең берсен – Май чабу бәйрәмен билгеләп үтте. Шимбә көнне ул Колаңгы, Федоровское, Кече Мәме авыл җирлекләрендә узды. Ә якшәмбедә Мәлки, Олы Тәрбит һәм Иске Тәрбит авылларында гөрләде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International