ЯҢАЛЫКЛАР


19
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Татарстанда Парклар һәм скверлар елын уздыруга багышланган чираттагы брифингта урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров хәбәр иткәнчә, быел республикада 800 гектар мәйданда яңа парклар һәм скверлар төзү, булганнарын төзекләндерү эшләре башкарыла. Моның өчен барлыгы 500 мең агач үсентесе кирәк булачак. Хәзерге вакытта Татарстанда яшь үсентеләр әзерләү белән шөгыльләнүче 55 урман питомнигы бар. Табигатьне саклауга юнәлтелгән «Агач утырту көне», «Бердәм экология дәресе», «Халыкара урман көне», «Парклар маршы» акцияләре дә оештырылача
20 мартта Россиядә бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелә

18
март, 2015 ел
чәршәмбе
Район үзәгендә “Салават күпере” спорт комплексы ачылганга бер ай вакыт узды
Төннәрен салкын да, көндез кояш үзенең нурларын мул сибә. Димәк, тиздән игенче-механизаторлар өчен имтихан чоры – язгы кыр эшләре башланачак. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре  кырга чыгарга әзерме соң?
Бөек Ватан сугышы ветераны, озак еллар буена Олы Урсакта  авыл Советы рәисе, колхоз рәисе булган Габделхәй Зиннәтуллинның рухы шаттыр: нигез ташларын ныклап салган, үзеннән соң яхшы нәсел дәвамчылары калдырган. Ул үстергән балалар, аның кебек, туган җирен, халкын ярата, намус белән эшли
Мәктәпләрдә иң озын чирек ахырына якынлашып килә. 23 марттан укучылар язгы каникулга чыга һәм ул 9 көн – 31 мартка кадәр дәвам итә
Һәвәскәр бакчачыларның үсенте хәстәрен күрер вакыт җитте. Иң беренче киңәш – яшелчәләрнең сортын дөрес сайлый белү. Ике-өч төрдә – иртә, өч-дүрт төрдә – соң өлгерә торганнарын сайларга кирәк
Урамдагы үзгәрешләрне сизәсезме? Яз килә! Тыштан керәсе дә килми: күңелле, рәхәт. Язның беренче хәбәрчеләре – кара каргалар да кайтты. Тирә-юньдә тормыш кайный башлады


16
март, 2015 ел
дүшәмбе
Кайбычның хоккейчы кызлары – Татарстан Беренчелегенә узган ярышларда бронза призерлары булды! Ә Мөрәле мәктәбе укучысы Илнур Сәйфетдинов Чувашиядә 6-8 мартта тимераякта узышчылар арасында узган ярышта беренче урынны яулап кайтты
Олы Кайбыч авылындагы “Миләшкәй” балалар бакчасында  “Ел тәрбиячесе-2015” бәйгесенең район этабы үтте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International