Кайбыч районы авылларында Май чабу бәйрәме гөрләп узды

2015 елның 27 феврале, җомга

Колаңгы авыл җирлегедә яшәүчеләр көннәр язга авышкач уздырылучы бу бәйрәмне билгеләп үтәргә яңа мәһабәт бина – күп­функцияле үзәк янындагы мәйданга җыелды. Мәдәният хезмәткәрләре мәктәп укытучылары бе­лән берлектә күңелле программа әзерләгән. Көн җилле булуга да карамастан, беркемгә дә туңып торырга туры килмәде – җырладылар, биеделәр, төрледән-төрле уеннарда көч сынаштылар. Күңелле музыка бө­тен тирә-якка яңгырап торды. Зур самоварда чәй кайнады, шашлык белән коймак пеште. Бәйрәм ике сәгатьтән артык дәвам итте, кайтып китәргә бе­рәү дә ашыкмады. Соңыннан, теләкләр теләп, карачкыны яндырдылар. Уеннарда актив катнашучылар призлар белән бүләкләнде.

 Ә инде Май чабу бәй­рә­менең иң-иңе кайда уза дип сорасалар, әл­бәттә инде, Иске Тәр­биттә! Эшкә булган, телгә оста тәрбитлеләр искиткеч бәйрәм оештырганнар. Монда Иске Тәрбитнең олысы һәм кечесеннән кала, күрше авыллардан килүчеләр, кунакка кайтучылар да күп иде. – Сезгә мин һәр­вакытта да шатланып киләм. Биредә эшләп кит­кәнгә генә түгел. Чөнки – эшли дә, күңелле итеп ял да итә беләсез. Менә бүген дә нинди матур бәйрәм оештыргансыз, сезнең өчен шатмын, – диде район башлыгы Аль­берт Рәхмә­туллин, Иске Тәрбит халкына мө­рәҗәгать итеп. 

Бәй­рәмгә тугыз ат би­зәл­гән иде. Оештыручылар, килгән кунакларны утыртып, гармуннар бе­лән җырлап, авыл урамнарын әйләнеп узды. Бу искиткеч күренешне язып аңлатып бирәсе авыр, моны кү­рергә кирәк. Бәй­рәм итә белә дә соң тәр­битлеләр! Җыр-бию, төр­ле уеннар – берсе дә кал­мады. Биредә берәү дә ялындырып тормады – хатын-кызлар да, ир ат­лар да аерым-аерым аркан да тартты, ир-егет­ләр гер күтәрде. Самавырда чәй кайнады, коймак пеште. 

Якты матур бәйрәмгә көне дә ямьле туры килде. Таныш-белешләр бер-берсеннән гафу-кичерешләр сорады. Йоласы шундый. Кылган гөнаһларын, Аллаһ Тәгаләдән бер-берсенә карата булган үпкә-рәнҗешләрен ки­черүне, иминлек, якты көн­нәр, сәламәтлек сорап, карачкы яндырдылар.

Мәлки, Олы Тәрбит һәм башка авылларда да  Май ча­бу бәйрәме үтте.

 

 


Алсу Гаттарова


 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International