Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары

2015 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

5 нче март көнне Хуҗа Хәсән урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе утырышы булып узды. Утырыш кысаларында шул ук мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Матвеева Р.Н. Мостай Кәримнең “Озын – озак балачак” повесте буенча ачык дәрес күрсәтте. Түгәрәк өстәл артында яңа федераль белем бирү стандартлары буенча сөйләшүләр алып барылды.

Утырыш барышында ”Кайбыч таңнары” газетасының баш мөхәррире Сөнгатуллина Луиза Магисовна, “Татмедиа” тарафыннан игълан ителгән бәйгедә җиңүче татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мусина Исламия Мирхәт кызын бүләкләде. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International