5 августта Ульянково авылында тантаналы рәвештә узара салым программасы буенча балалар мәйданчыгы ачылды.
Кадерле дуслар! Барыгызны да, 8 нче август көнне Олы Урсак авылында узачак зур бәйрәмгә чакырып, көтеп калабыз!
Кайбыч районында мәдәният учрежденияләре һәм аларның хезмәткәрләре буенча конкурсның җиңүчеләре билгеләнде: "Иң яхшы китапханә" номинациясендә Борындык һәм Ябалак авыл китапханәләре булды.
Хөрмәтле кайбычлылар! Быелгы корылыклы җәй безне имтихан алдына куйды. Яңгырсыз, эссе һава шартларына бәйле рәвештә Татарстанның 18 районында, шул исәптән Кайбычта да, Татарстан Республикасы Президенты күрсәтмәсе нигезендә 3 августтан гадәттән тыш хәл режимы кертелде.
Кичә башкарма комитетның эшләр белән идарә итүчесе Бадертдинова Дания Әкраметдин кызы үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп узды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов боерыгы белән 3 августтан республиканың Кайбыч районында ( 17 районында ) гадәттән тыш хәл режимы кертелде.
Бүген Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин кулы астында эшлекле киңәшмә үтте. Анда оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлеге башлыклары катнашты.
6 августтан 1 сентябрьгә кадәр Кайбыч районында "Комбайн" операциясе үткәреләчәк.
5 август көнне Байморза авылында “Кичке уен» гөрләде. Бәйрәмне олылар һәм балалар уен җырлары белән башлап җибәрде. Әби-бабаларыбыздан өйрәнеп калган төрле уеннар уйналды.
Узган җомгада Надеждино авыл җирлегенең күпфункцияле үзәк территориясендә мәдәният хезмәткәрләре белән "Авыл утырмалары" оештырылды һәм үткәрелде.