Олы Урсакта зур бәйрәм узачак

2018 елның 7 августы, сишәмбе

          Кадерле дуслар!  Барыгызны да, 8 нче август көнне Олы Урсак авылында узачак зур бәйрәмгә чакырып, көтеп калабыз! Куанычлы да, күңелле дә, җыр - моңга, уен - биюгә бай булган әлеге мизгелләрнең әйдәп баручы кунаклары, татар сәхнәсенең якты йолдызлары Динә һәм Рафаэль Латыповлар үзләренең матур җырлары, тәбрикләүләре белән бәйрәмебезгә ямь өстәячәкләр. Кадерле авылдашлар, газиз райондашлар, мөхтәрәм якташлар, һәммәгезне дә, безнең белән әлеге шатлыкны уртаклашып, күңелле ял итәргә көтеп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International