Ел саен урып-җыю чорында "Комбайн" операциясе үткәрелә. Бу елны операция 6 августтан 1 сентябрьгә кадәр Кайбыч районы кырларында узачак. Техниканы куркынычсыз эксплуатацияләүгә, төзеклегенә, теркәү документларына, янгыннан саклану чаралары булуына зур игътибар биреләчәк.