Кичә башкарма комитетның эшләр белән идарә итүчесе Бадертдинова Дания Әкраметдин кызы үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп узды.
Дания Бадертдинованы оста, тәҗрибәле җитәкче дип беләләр. Бу көннәрдә ул күпсанлы хезмәттәшләреннән котлаулар кабул итте. Аны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлады. Район башлыгы юбилярга иң яхшы теләкләрен белдерде, эшендә уңышлар, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм оптимизм теләде!