5 сентябрьда ЮХИДИ бүлеге инспекторы Ильфат Әхмәтов Олы Кайбыч мәктәп укучылары белән юл йөрү кагыйдәләре турында әңгәмә уздырды.
Концерт район мәдәният йортыныда 5 октябрь көнне 19:00 сәгатьтә булачак. Бәясе 300 сум. Белешмәләр өчен телефон номерлары: 2-13-12, 2-16-72.
28 сентябрьда 20:00 сәгатьтә район мәдәният йортында татар драматургы Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган Кәрим Тинчурин исемендәге "Алай түгел, болай ул" спектакленең премьерасы була. Бәясе 250 сум.
4 сентябрьда район мәдәният йортында 5-9 сыйныф Олы Кайбыч укучылары катнашында, Бесланда һәлак булганнар истәлегенә багышланган кичә узды.
Әгәр дә ата яки ана балигъ булмаган балаларын тәрбияләү эшчәнлегендә катнашмаса һәм аларның алиментларны түләү турында нотариаль рәсмиләштерелгән килешү дә булмаса, бу очракта алимент акчаларын Россия Федерациясе Гаилә кодексының 80 статьясы, Россия Федерациясе Граждан процессуаль кодексының 122 статьясы нигезендә суд аша түләтергә мөмкин.
31 август көнне ЗАГС бүлегендә тантаналы рәвештә никахлашу узды.
4 сентябрьда район администрациясенең социаль яклау бүлеге начальнигы кабинетында, балигъ булмаган балаларына алимент түләүдән баш тарткан гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү буенча кабул итү үткәрелде.
Сезне күңелле яңалык белән сөендерергә ашыгабыз! Озак тәнәфестән соң, «Салават күпере» спорт – сәламәтләндерү комплексының бассейны яңадан эшли башлады.
Хезмәт шартларын махсус бәяләү 2013 елның 28 декабрендә кабул ителгән “Хезмәт шартларын махсус бәяләү турында” 426-ФЗ санлы Федераль закон һәм РФ Хезмәт кодексының 212 мәддәсе нигезендә эш бирүче үткәрергә тиешле мотлак процедура булып тора.
Оператив мәгълүматлар буенча 4 сентябрьда, районда, бөртекле һәм кузаклы культуралар 25879 гектар мәйданда урып җыелган, шуннан 57356 тонна суктырылган.