5 сентябрьда ЮХИДИ бүлеге инспекторы Ильфат Әхмәтов Олы Кайбыч мәктәп укучылары белән юл йөрү кагыйдәләре турында әңгәмә уздырды. Ул авыл юллары буйлап йөрү кагыйдәләре турында, велосипедта, роликларда һәм скейтбордларда сак йөрергә икәнлеген һәм автомобильгә утырып, һәрвакыт куркынычсызлык каешларын эләктерергә кирәклеген сөйләп китте. Соңыннан, укучылар үзләренең кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм аларга тулы җаваплар алдылар.