4 сентябрьда район администрациясенең социаль яклау бүлеге начальнигы кабинетында, балигъ булмаган балаларына алимент түләүдән баш тарткан гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү буенча кабул итү үткәрелде.
Утырыш башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, прокуратура, опека һәм попечительлек бүлеге, социаль яклау бүлеге, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вәкилләре, суд приставлары катнашында узды. Кабул итүгә 6 кеше мөрәҗәгать итте.