Кайбыч үзәк сырхауханәсенә гриппка каршы вакцинаның беренче партиясе килде

2018 елның 11 сентябре, сишәмбе

         Грипп барлык йогышлы авырулар арасында иң киң таралган авыруларның берсе. Нәкъ менә шуңа күрә, ел саен көзге-кышкы сезон алдыннан күбрәк кеше үзләрен саклап калырга һәм вакытында прививка ясарга тырыша.

          Вакцинацияне  6 айдан башлап балалар, студентлар, мәгариф хезмәткәрләре, медицина хезмәткәрләре, 60 яшьтән өлкәнрәк затлар, хәрби хезмәткә чакырылучылар, йөкле хатыннар, хроник авырулар белән авыручылар, хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләре мәҗбүри ясатырга тиеш.

         Район үзәк сырхауханәнең  табиблары һәм шәфкать туташлары актив вакцинацияләнә башлады. 

         Барыгызны да  гриппка каршы прививка ясарга чакырабыз. Вакцина түләүсез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International