Зөядә "Бәрмәнчек бакчасы" II Республика керәшен православие мәдәнияте фестивале узды

2018 елның 10 сентябре, дүшәмбе

          8 сентябрьдә 13.00 сәгатьтә Зөя тарихи-мәдәни тыюлыгында «Бәрмәнчек бакчасы» II Республика керәшен православие мәдәнияте фестивале узды. Анда безнең районнан Хуҗа Хәсән авылыннан Светлана Бартазява җитәкчелегендә "Инешкәй" керәшен ансамбле катнашты һәм катнашкан өчен диплом белән бүләкләнде.

          Фестиваль керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле тарафыннан Татарстан Мәдәният министрлыгы, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофанның хәер-фатихасы белән ТР Керәшеннәре иҗтимагый оешмасы ярдәмендә үткәрелә.

    

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International