10 октябрь көнне Олы Кайбыч авылының «Салават күпере» спорт – сәламәтләндерү комплексының йөзү бассейнында Бөтендөнья укытучылар көненә багышланган ярыш узды. Йөзү буенча ярышларда призлы урыннар өчен көрәшергә Кайбыч районының 9 мәктәбеннән 24 педагог килде.
Ярышның нәтиҗәләре:
Шәхси беренчелектә катнашучылар арасында:
Хатын-кызлар арасында:
1 урын – Габдрахманова Гөлинә – Кайбыч урта мәктәбе
2 урын – Әбелханова Татьяна – Иске Тәрбит урта мәктәбе
3 урын – Бартязова Светлана – Хуҗа Хәсән урта мәктәбе
Ирләр арасында:
1 урын — Сибгатуллин Ленар - Кайбыч урта мәктәбе
2 урын — Перепелкин Альберт – Хуҗа Хәсән урта мәктәбе
3 урын — Аверьянов Виталий – Надеждино мәктәбе
Командалар арасында:
1 урын – Кайбыч урта мәктәбе
2 урын – Мәлки урта мәктәбе
3 урын – Хуҗа Хәсән урта мәктәбе