Киңәшмәдә район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рамилә Әблязова һәм Кайбыч районы халыкка мәдәни-ял итү үзәге директоры Венера Сафиуллина чыгыш ясады.
2018 елның 3 кварталына нәтиҗәләр ясалды. Җылылык сезонын, авыл мәдәният йортларында көзге бал бәйрәмен оештыру һәм районның мәдәни учреждениеләрендә террорчылыкка каршы куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча агымдагы мәсьәләләр каралды. Шулай ук Полевая Буа авыл клубы методисты Лебедев Владимир 55 яшьлек уңаеннан котлаулар кабул итте.
Киңәшмә ахырында мәдәният хезмәткәрләре өчен «Мулла»фильмы күрсәтелде.