2018 елның 29 ноябрендә Олы Кайбычта район мәдәният йортында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында зона семинары узачак. Семинарда Кайбыч, Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Тәтеш районнары катнаша.
15 ноябрьдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин семинарны әзерләү һәм үткәрү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.