ЯҢАЛЫКЛАР


10
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген «Салават күпере» спорт-сәламәтләндерү комплексында, Инвалидлар декадасы кысаларында, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында спорт чарасы узды. Әлеге чара район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин ярдәме белән «Өмет» комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге һәм яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге тарафыннан оештырылды. Ярышта авыл җирлекләреннән 14 команда катнашты. Алар спортның 5 төрендә көч сынашты: йөзү, армрестлинг, шахмат, шашка һәм дартс.


9
декабрь, 2018 ел
якшәмбе

Инвалидлар декадасы кысаларында Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары музыка укытучысы Фаилә Минһаҗева җитәкчелегендә Федоровское картлар һәм инвалидлар интернат-йортында концерт белән чыгыш ясадылар. Балалар тавышлары тыңлаучыларның йөзләрендә елмаю, күзләрендә соклану уятты. Рус, татар, гарәп һәм чуаш телләрендә җырлар һәм биюләр яңгырады.  Ә Чара ахырында интернат-йортның иң актив кешеләре интернат-йортта үткәрелгән чараларда һәм дәресләрдә актив катнашкан өчен грамоталар белән бүләкләнде.
 

Инвалидлар декадасы кысаларында,  мәктәптән тыш эшләр үзәге хезмәткәрләре, үзәк директоры Наталья Багавиева җитәкчелегендә Федоровское картлар һәм инвалидлар интернат-йортына булдылар.  Алар интернатта "Кышкы бизәкләр" темасына арт-терапия дәресе үткәрделәр.


8
декабрь, 2018 ел
шимбә

Бүген Казан шәһәрендә "Бәхетле" сәүдә үзәге янында авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Анда Мәлки, Иске Тәрбит авыл җирлекләре, "Дубрава" агрофирмасының өч филиалы, Мәлки авыл кулланучылар җәмгыяте, "Подберезье" агрофирмасы, Щукин крестьян-фермер хуҗалыгы, шәхси эшмәкәр Гафиятуллин катнашты.

2018 елның 12 декабрендә Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган чираттагы Бөтенроссия халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне узачак. Бу көнне суд приставларыннан, адвокатлар һәм нотариуслардан тыш, консультацияләр Пенсия фонды һәм техник инвентаризация бюросы белгечләре үткәрәчәк.
 

2018 елның 7 декабрендә Олы Урсак авылында «мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм инвалид балалар белән эшләгәндә тәрбия процессының яңа технологияләрен куллану " темасына сыйныф җитәкчеләре семинары узды. Семинарда Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, мәгариф бүлеге җитәкчесе Илмас Хәмидуллин катнашты.


7
декабрь, 2018 ел
җомга

Бүген «Рәйхан» кафесында «Бердәм Россия» «Ныклы гаилә» партия проекты кысаларында инвалидлар декадасына багышланган «Кадерле әниләр өчен йөрәк җылысы» дип исемләнгән очрашу узды.

30 ноябрьдә Казанда ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең кечкенә суднолар буенча дәүләт инспекциясе үзәгендә “Бозда һәм суда сак булырмын” республика рәсемнәр һәм видеороликлар конкурсында җиңүчеләрне тантаналы төстә бүләкләү булды.

Кайбыч үзәк сырхауханәсенең неврология кабинеты шәфкать туташы, архивариус Раилә Галәвова «Минем шәҗәрәм» дигән генеалогик тикшеренүләр республика конкурсында катнашты. Конкурс жюрие Раилә Рәшит кызы эшен уңай бәяләде һәм агымдагы елның 7 декабрендә район үзәк сырхауханәсе хезмәткәрләренең гомуми җыелышында аңа тантаналы рәвештә конкурста катнашучы сертификаты тапшырылды.
 

Россия Президенты Владимир Путин пенсия системасында баланслылыкны һәм озак сроклы финанс тотрыклыкны тәэмин итүгә юнәлтелгән федераль законга кул куйды. Закон нигезендә расланган үзгәрешләр пенсия яшен ир-атлар өчен 65 яшь, ә хатын-кызлар өчен 60 яшь итеп билгели. Пенсия яшенең артуы 2019 елның 1 гыйнварыннан башлап 2028 елга кадәр 10 ел дәверендә барачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International