Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне ООН Генераль Ассамблеясы тарафыннан игълан ителде һәм ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә. Бу көнне 2003 елда аңа кул кую өчен ООН коррупциягә каршы конвенциясе ачыла.
Илебезнең 1993 елның 12 декабрендә кабул ителгән Конституциясе безнең зур үсеш алган дәүләт булуыбызны күрсәтә, халыкның гражданлык һәм демократик хокукларын, аның иреклеген чагылдыра.
11 декабрьдә Колаңгы төп гомуми белем бирү мәктәбенә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре: Апас һәм Кайбыч районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге башлыгы Илдар Вәлиев һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы инспекторы Илшат Шәфигуллин килеп киттеләр. Алар укучыларны, техник персоналны, педагогик коллективны янгын һәм башка гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта эвакуацияләү буенча өйрәнүләр үткәрделәр, шулай ук алар белән аңлату әңгәмәләре үткәрделәр.
Агымдагы елның 11 декабрендә Казанда А.В. Александров исемендәге "Мин яратам сине, Россия" Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр вокаль-музыка конурсының республика этабы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләделәр.
Агымдагы елның 11 декабрендә Олы Кайбычта Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшкуарлык Советының күчмә утырышы узды. Залда утырган эшмәкәрләр арасында юбиляр - Газинур Мофазалов та бар иде. Форсаттан файдаланып, аны юбилее белән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлады.
2018 елның 10 декабрендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында «Ирекле хезмәтне стимуллаштыру һәм мотивацияләү: хакимият һәм гражданлык җәмгыяте инструментлары» темасына түгәрәк өстәл үткәрү һәм «Елның иреклеләр гамәле» республика конкурсын бүләкләү тантанасы үз эченә алган Россия Федерациясендә Иреклеләр (волонтер) елына йомгак ясадылар.
Район мәдәният йортында Инвалидлар декадасы кысаларында 2018 елның 7 декабрендә "Ак җилкән" халык театры артистлары Хәбир Ибраһим әсәре буенча "Ялкын каен күзе" спектакле премьерасын куйдылар. Әлеге чарага мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче әниләр чакырылган иде.
13 декабрьдә Кайбычка Татарстан Диния нәзарәтенең Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев киләчәк. Ул 17:30 сәгатьтә Олы Кайбыч мәдәният йортында халык белән очрашачак һәм вәгазь кичәсе үткәрәчәк.
10 декабрь көнне район Советы һәм Башкарма комитетының актлар залында Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә оешма һәм учреждение җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары катнашында киңәшмә узды.
Бүген эшлекле киңәшмәдә аны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлады. Ул юбилярга ныклы сәламәтлек һәм эшләрендә уңышлар теләде, шулай ук аңа котлау открыткасы тапшырды.