30 ноябрьдә Казанда ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең кечкенә суднолар буенча дәүләт инспекциясе үзәгендә “Бозда һәм суда сак булырмын” республика рәсемнәр һәм видеороликлар конкурсында җиңүчеләрне тантаналы төстә бүләкләү булды.
Безнең районнан конкурста «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының «Экология, мәдәният, мәгариф» мәктәптән тыш эшләр үзәге» муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениесе, Кече Кайбыч мәктәбе укучысы Гүзәл Абдуллина (җитәкчесе – Айгөл Солтанова) катнашты һәм 1 урынны алды. Без аны котлыйбыз!