Олы Кайбычта мәгариф оешмалары җитәкчеләре киңәшмәсе узды

2019 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

            Бүген мәгариф бүлегенең актлар залында Кайбыч муниципаль районы белем бирү оешмалары җитәкчеләренең киңәшмәсе булып узды. Киңәшмә эшендә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Илмас Хәмидуллин катнашты.

            Киңәшмә барышында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин чыгыш ясады. Ул оешма җитәкчеләре алдына өстенлекле бурычлар куйды. Беренчесе-укучыларны Бердәм дәүләт имтиханы һәм төп дәүләт имтиханына әзерләү. Икенчесе-кадрлар туплау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International