Казанда яшүсмерләр арасында төбәкара фәнни-тикшеренү укулары узды

2019 елның 1 апреле, дүшәмбе

           29 март көнне Казанда Каюм Насыйри исемендәге XVII Төбәкара фәнни-тикшеренү укулары булып узды. Анда Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе субъектларының белем бирү оешмаларының 9-11 нче сыйныф укучылары катнашты.

           Безнең районнан бу укуларда Кошман мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Сәйдәш Сабиров (фәнни җитәкчеләр Хәмидуллина М. С., Сабирова Г. Х.), Чүти мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Эльмира Гарәфетдинова (җит. Козлова Р. Н.).
           Нәтиҗәдә, ике укучы да II дәрәҗәдәге дипломга ия булды. Без аларны котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International