ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2019 ел
шимбә

Бүген Казан шәһәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Анда Мәлки авыл кулланучылар җәмгыяте, "Дубрава", "Кубня", "Подберезье" агрофирмалары, "Кайбыч сөте" ҖЧҖ, Кайбыч икмәк комбинаты, шәхси эшмәкәр Гафиятуллин катнашты.
 

Бүген Олы Кайбычта "Тормышка 10000 адым" акциясе узды. Анда район оешмалары һәм учреждениеләре катнашты. Акцияне тантаналы рәвештә район мәдәният йорты янында район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев һәм башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров ачып җибәрде.


5
апрель, 2019 ел
җомга

Игътибар! 29 апрельдән 24 майга кадәр кадастр эшләре базарында эшләүче оешмалар Бөек Ватан сугышында катнашучылар өчен Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган махсус акция уздыра.
 

5 апрель көнне Кайбыч Үзәк китапханә тарафыннан оештырылган “Хыялый мин: күккә ашып үстем...” исемле әдәби – музыкаль очрашу кичәсе булып узды. Кичә Кайбыч сәнгать мәктәбенең актлар залында узды. Очрашуга Казан шәһәреннән язучы, шагыйрә, продюсер Равилә Шәйдуллина-Мурат, Татарстанның атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, милли кино сәнгатенә ихлас хезмәт итүче режиссер “Өч аяклы ат”, нәфис филмы һәм “Яланаяклы кыз”, “Китәм димә”, “Сөюләрең синең хак булса” кебек татар телесериалларын төшергән Нурания Җамали, шулай ук Татарстанның милли китапханәсенең фәнни - методик бүлек мөдире Нәҗметдинова Люция Масхүт кызы һәм баш китапханәче Җамалиева Зәйнәб Әбүгали кызы килгәннәр иде.

Законнарга тәкъдим ителгән төзәтмәләр депутатлыкка күбрәк актив һәм битараф булмаган кешеләрнең проблемаларын чишүгә юнәлдерелгән

2019 елның 16 апрелендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурскаяның һәм Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе Рөстәм Галәвовның гражданнарның хезмәт хокукларын саклау мәсьәләләре буенча гражданнарны бергәләп кабул итүе узачак. Кабул итү Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, К. Маркс урамы, 61 нче йорт, үзәк подъезд, 3 нче кат, конференц-зал) узачак.

2019 елның 12 апрелендә хезмәт мәсьәләләре буенча халык өчен «кайнар линия» телефоны эшләячәк, аның кысаларында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты хезмәткәрләре, Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе һәм Татарстан Республикасы һөнәр берлекләре федерациясе хезмәткәрләре гражданнарга хезмәт хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация бирәчәкләр.


4
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Безнең районның тимераякта шуучылары -  бертуган игезәкләр Айназ һәм Айнур Билалиевлар һәм Асия Мадаминова Мәскәү өлкәсенең Коломна шәһәрендә тимераякта шуу спорты буенча Бөтенроссия ярышларында уңышлы чыгыш ясап сезонны ябтылар.  Унике яшьлек балалар 3 олы разрядка ия булдылар. Бу, әлбәттә, аларның тренеры Фрат Җиһаншин казанышы. Без аларны котлыйбыз!
 

3 апрель көнне «ЭКО» мәктәптән тыш эшләр үзәгендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган «Солдатлар булып тумыйлар» дип исемләнгән рәсем һәм шигырь укучыларның Республика иҗади конкурсының муниципаль этабы булып узды. Конкурста гомуми белем бирү мәктәпләреннән һәм сәнгать-эстетик юнәлеш буенча түгәрәкләр укучыларыннан булган 39 бала катнашты. Конкурс 7-9 яшьтән (кече яшь төркеме), 10-13 яшь (урта яшь төркеме), 14-18 яшь (өлкән яшь төркеме) төркемнәрендә үткәрелде.
 

3 апрельдә Республиканың барлык районнарында Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе оешуга 10 ел тулу уңаеннан Бердәм консультацияләр көне узды.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International