Безнең районның тимераякта шуучылары - бертуган игезәкләр Айназ һәм Айнур Билалиевлар һәм Асия Мадаминова Мәскәү өлкәсенең Коломна шәһәрендә тимераякта шуу спорты буенча Бөтенроссия ярышларында уңышлы чыгыш ясап сезонны ябтылар. Унике яшьлек балалар 3 олы разрядка ия булдылар. Бу, әлбәттә, аларның тренеры Фрат Җиһаншин казанышы. Без аларны котлыйбыз!