"Ак җилкән" халык театры коллективы Буа шәһәрендә чыгыш ясап кайтты

2019 елның 19 мае, якшәмбе

         17 нче май көнне, «Буа: Диалог кинлегендэ» Халыкара театр фестивале кысаларында, Кайбыч районы "Ак җилкән" халык театры коллективы, драматург Хәбир Ибраһимның "Ялгыз каен күзе" спектакле белән Буа районы Толымбай авылы халкының күңелен яулап кайтты. Халык театры буларак, бәяне дә зал тутырып килгән халык куйды, карарга килгән һәр тамашачы спектакльне бик җылы һәм тормышчан кабул итте, самими соклану, эчкерсез елмаюлар, тыелгысыз күз яшьләре - барысы да бер сулышта үрелеп барды, көчле алкышлар тынып тормады. Әлеге коллективның хезмәте югары бәяләнеп, диплом белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International