18 майда Казанда Бөтенроссия робот техникасы олимпиадасының республика этабы узды. Анда безнең районнан "ЭКО" мәктәптән тыш эшләр үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Марат Вәлиев җитәкчелегендә техник юнәлешле укучылары- Сардор Зикрин һәм Ислам Нәсретдинов катнашты. Алар "Супергерой" бәйгесендә 3 нче урынны алды. Без аларны котлыйбыз!