30 майда Кайбыч районында машина белән сыер саву операторлары һәм терлек үрчетү буенча технологлар конкурсы узды. 22 сыер савучы һәм 10 технолог "Золотая Нива "агрофирмасы" җәмгыятенең Ульянково терлекчелек фермасы базасында үзләренең теоретик һәм практик белемнәрен күрсәттеләр.
Бүген "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Лотфуллина Рушания Галимҗан кызы үзенең юбилеен билгеләп үтә. Истәлекле көн белән аны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлады, юбилярга ныклы сәламәтлек, озын гомер теләде, шулай ук "Бердәм Россия" партиясенең төбәк бүлеге эшчәнлегенә керткән өлеше һәм актив хезмәте өчен Мактау грамотасы тапшырды.
Кайбыч районында кырларны кабул итү уздырылды. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин агросәнәгать комплексы буенча «Ак Барс» холдинг компаниясе генераль директоры урынбасары Камил Галиев, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм агрономнары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Илһамия Нигъмәтҗанова белән бергә шытымнар карап чыктылар.
31 май көнне Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил республика министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты базасында (Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 57 йорт) Халыкара балаларны яклау көненә багышланган гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү көнен үткәрү планлаштырыла.
8 июнь көнне Олы Кайбычта халкыбызның милли бәйрәме - Сабантуе узачак, 9 июнь көнне ул район авылларында узачак. Шул уңайдан бүген Сабантуй мәйданында территорияне чистарту, йортларны яңарту һәм буяу, концерт сәхнәсен төзекләндерү һәм башка эшләр башкарыла.
Рамазан аеның 20 нче көнендә, 2019 елның 25 маенда Казанда VII Республикакүләм ифтар узды. Россиядәге иң зур авыз ачу мәҗлесләреннән саналган чараны, быел янә “Казан-Арена” стадионы кабул итте. Быелгы ифтарның төп үзенчәлеге – катнашучыларның рекордлы санда булуыннан гыйбарәт булды: авыз ачу өстәле һәм грандиоз «намазлык» футбол кырында 15 мең кешегә әзерләнде. Кайбыч Үзәк китапханәсе кызларына да бу чарада волонтер буларак катнашып ярдәм күрсәтергә насыйп булды. Волонтерлар өстендә мәҗлесне үткәрү урынын оештыру, өстәлләр кую, келәмнәрне түшәү, азык-төлек, яшелчәләр, җиләк-җимеш һәм кипкән җиләк-җимешләрне өстәлләргә тарату иде. Шулай ук, кунакларны каршы алу, күмәк намаз укуны оештыру, аш-су бирү һәм алга таба җыештыру бурычы йөкләнде.
Бүген Кайбыч районында «Ватаным Татарстан» республика газетасының журналистлары булып китте. Визит кысаларында алар район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән очраштылар. Очрашуда районның үсеше турында сөйләштеләр.
29 апрельдән 31 майга кадәр Кайбыч районында балалар травматизмын кисәтү буенча "Куркынычсыз каникуллар" айлыгы игълан ителә.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2010 елның 20 февралендәге 349-р номерлы боерыгы (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2010 елның 5 мартындагы 450-р номерлы күрсәтмәсе редакциясендә) нигезендә, Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов ярдәме белән, «Наше время – Безнең заман» VII эшче яшьләр иҗаты республика телевизион фестивале старт алды. Фестивальнең сайлап алу этаплары 2019 елның октябреннән ноябренә кадәр Әлмәт,Чаллы, Зәй һәм Казан шәһәрләрендә узачак.
Агымдагы елның 6 июнендә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 61 нче йорт) психологик ярдәм көне узачак. Әлеге чара кысаларында өлкәннәр һәм балалар үзләрен борчыган темаларга, шул исәптән балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләре, яшьтәшләре белән мөнәсәбәтләр, яшүсмерләр арасында конфликтлар, психологик пландагы башка «балалар» мәсьәләләре буенча профессиональ консультацияләр һәм киңәшләр алу белән конфиденциаль рәвештә аралаша алачаклар.