Кайбыч районы делегациясе Республикакүләм ифтарда катнашты

2019 елның 28 мае, сишәмбе

          Рамазан аеның 20нче көнендә, 2019 елның 25 маенда Казанда VII Республикакүләм ифтар узды. Россиядәге иң зур авыз ачу мәҗлесләреннән саналган чараны, быел янә “Казан-Арена” стадионы кабул итте. Быелгы ифтарның төп үзенчәлеге – катнашучыларның рекордлы санда булуыннан гыйбарәт булды: авыз ачу өстәле һәм грандиоз «намазлык» футбол кырында 15 мең кешегә әзерләнде. Кайбыч  Үзәк китапханәсе кызларына да бу чарада волонтер буларак катнашып ярдәм күрсәтергә насыйп булды.  Волонтерлар өстендә  мәҗлесне үткәрү урынын оештыру,  өстәлләр кую, келәмнәрне түшәү, азык-төлек, яшелчәләр, җиләк-җимеш һәм кипкән җиләк-җимешләрне өстәлләргә тарату иде. Шулай ук,  кунакларны каршы алу, күмәк намаз укуны оештыру, аш-су бирү һәм алга таба җыештыру бурычы йөкләнде. 
           Чара ахырында Татарстан мөселманнары башлыгы традицион рәвештә волонтерлар десанты белән очрашты. Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин барлык координаторларга һәм ихтыярчыларга ихлас рәхмәтен белдерде.
           "Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм бер хәдисендә болай дигән: "Рамазан аенда ураза тотучыны ифтар кылдырган кеше ураза тотучы ирешкән савапларга ия булыр, әмма авыз ачтыру үткәрү белән ураза тотучының савабы һич кимемәс". Бүген сез 15 мең кешене ашаттыгыз. Рамазан аенда һәр изге эшнең 700 һәм аннан да күбрәккә тапкырлануын беләбез. Ә бүген Кадер кичәсе булса, 30 меңгә тапкырланачак! Күз алдыгызга китерегез, гадәти вакытта мондый бүләкләргә лаек булу өчен күпме гомер кирәк булыр иде. Иртәдән кичкә кадәр, ураза тоткан хәлдә, сез Аллаһы ризалыгы өчен шундый олуг гыйбадәт кылдыгыз – меңләгән мөселманнарның уңайлы рәвештә авыз ачуына ярдәм иттегез. Аллаһы Тәгалә сездән разый булсын!
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International