Кайбыч районында машина белән сыер саву осталары һәм эре мөгезле терлекләр үрчетү буенча технологлар арасында конкурс узды

2019 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

          30 майда Кайбыч районында машина белән сыер саву операторлары һәм терлек үрчетү буенча технологлар конкурсы узды. 22 сыер савучы һәм 10 технолог "Золотая Нива "агрофирмасы" җәмгыятенең Ульянково терлекчелек фермасы базасында үзләренең теоретик һәм практик белемнәрен күрсәттеләр.
           Нәтиҗәдә, машина белән сыер саву операторлары арасында "Золотая Нива" җәмгыятеннән Татьяна Зубринина җиңүче булды. Икенче урында – "Кубня" җәмгыятеннән Мария Таймасова, өченче урында – "Дубрава"дан Наталья Есина булды.
           Эре мөгезле терлекләр үрчетү буенча технологлар арасында беренче-икенче урыннарны "Золотая Нива" җәмгыятеннән Ирина Хикмәтуллина һәм Людмила Родионова алды, өченче урынны "Кубня"дан Виктор Бухаров алды.

            Конкурста җиңүчеләрне һәм призерларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлады. Ул аларга рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды.
Фоторепортаж http://kaybici.tatarstan.ru/rus/yubilyari.htm/photoreport/5270387.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International