Яшел Үзәндә көчләрне һәм чараларны җәелдерү буенча ярышларның икенче этабы үтте

2019 елның 2 июне, якшәмбе

           28 май көнне Яшел Үзән шәһәрендә янгын сүндерү һәм коткару бүлекләре арасында көч һәм чараларны җәелдерү буенча ярышларның икенче этабы узды. Ярышларның икенче этабында катнашу өчен Яшел Үзәнгә Кайбыч, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Апас, Югары Ослан һәм Кама Тамагы муниципаль районнарыннан иң яхшы командалар килде. Нәтиҗәдә, безнең районның 115 янгын сүндерү-коткару бүлеге командасы мактаулы 3 урынны алды. Без аларны котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International