Кайбычта 16 фатирлы торак йорт төзелеше бара

2019 елның 5 июне, чәршәмбе

          Бүгенге көндә Олы Кайбыч авылында күп балалы гаиләләр һәм ятим балалар өчен Гисматуллин урамында 16 фатирлы торак йорт төзелә. Эшне "ПСК "Народный дом" оешмасы башкара.

          Әлеге оешманың прорабы Роман Ефимов сүзләренә караганда, объектта 9 монтажчы, 1 электрик һәм 3 механизм эшли: автокран, төягеч, экскаватор. Хәзерге вакытта цоколь катын салу, аны ябу, пазухларны киредән күмү эшләре бара.
          2019 елның май аенда башланган эш шул ук елның октябрендә төгәлләнергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International