Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык Департаментының Кайбыч районы территориаль бүлеге бюджетларны үтәү бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Лидия Макарова республиканың финанс системасы органнарында озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен финанс министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Лидия Валериановнага Мактау грамотасын чираттагы эшлекле киңәшмәдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тапшырды.