11 июньдә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе һәм Кадастр палатасының уртак коллегиясенең киңәйтелгән утырышы булды, аның кысаларында 2019 елның беренче яртысына йомгак ясалды һәм икенче яртыеллыкка бурычлар билгеләнде.
12 июнь көнне Ябалак авыл җирлеге территориясендә Сабантуй бәйрәме булып узды. Сабан бәйрәмен Казаннан килгән кунаклар, Татарстан Республикасының халык артистлары Җәвит һәм Зөлфия Шакировлар ачып җибәрде, үзләренең яраткан композицияләрен җырлады.
Хөрмәтле Кайбыч районы халкы! Совет, башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән сезне Россия көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм!
12-17 июнь көннәрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән урманнарда югары янгын куркынычы (4 класс) саклана
12 июнь көнне 10: 00 сәгатьтә Ябалак авыл җирлеге территориясендә (Кече Кайбыч авылы янында) Россия көненә багышланган Сабантуй бәйрәме узачак. Бәйрәм программасында: спорт ярышлары, халык уеннары һәм үзешчән иҗат коллективлары катнашында концерт. Бәйрәмнең махсус кунагы, алып баручысы-Татарстан Республикасының халык артисты, Башкортостан Республикасының атказанган артисты Җәүдәт Шакиров. Барыгызны да чакырабыз һәм көтәбез!
Милек хокукы күчүне яки хокукларын теркәү күчемсез милек белән килешүләр үткәргәндә мәҗбүри процедура булып тора. Өстәвенә, бу сезнең торак күчемсез милек хуҗасы (фатир, бүлмә, торак йорт, апартаментлар), яки гараж, машина кую урыны, офис бинасы, корылмалар кебек торак булмаган объектлар булуыгызга бәйле түгел.
Почта элемтәсе бүлегенең яңа начальнигы итеп Баһавиев Илгиз Харис улы билгеләнде. Элек әлеге вазифаны биләгән Гөлсәрия Вадиковна лаеклы ялга киткән.
2019 елның 21 июнендә көнкүреш туфрагында гаилә иминсезлеге һәм низагларны кисәтү мәсьәләләре буенча телефон "кайнар линия" се ачылачак.
9 июнь көнне Хуҗа Хәсән авыл җирлеге территориясендә "Гөбнә" агрофирмасы оештырган Сабан туе узды. Бәйрәмдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, "Гөбнә" хуҗалыгы җитәкчесе Валерий Поляков, Хуҗа Хәсән авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева катнашты.
8 июнь көнне Олы Кайбычта Сабантуй бәйрәме уңаеннан традицион ат чабышлары узды. Ат чабышлары 4 узышта узды. Анда 15 кеше катнашты.